Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кышкы каникулларда Республика мәчетләре балалар өчен чаралар оештыра

Оештыручылар малайлар һәм кызлар өчен 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр белем бирү һәм ял программасын әзерлиләр.

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә укучылар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары уза. Быелгы курслар Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.

Оештыручылар малайлар һәм кызлар өчен 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр белем бирү һәм ял программасын әзерлиләр. Балалар ислам фәннәре (гакыда, ислам хокукы, пәйгамбәрләр тарихы, Гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әхлакый тәрбия алачаклар, элек алган белемнәрен тирәнәйтәчәкләр.

Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан буш вакытларында мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрле мастер-класслар, иҗади конкурслар оештыралар.

ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында тәкъдим ителгән таблицада Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи сәламәтләндерү курслары, аларның үтү вакыты, үткәреләчәк чаралар турында тулы мәгълүмат бар. Күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, ата-аналар тулы мәгълүмат ала ала.

dumrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев