Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кыш күңелле узсын, дисәң...

Кү­ңе­лең шат, ел­маю­ың җы­лы бул­сын өчен ниш­ләр­гә соң? Иң элек әле­ге яз­ма­ны укы, мин бит мах­сус си­нең өчен кай­нар кыш­кы ки­ңәш­ләр әзер­ләп куй­дым!

Ме­нә, дус­лар, 2023 ел­га аяк бас­тык. Эш­ләп, укып ин­де арыл­ган, ә ал­да әле ике ай кар­лы, бу­ран­лы кыш... Мон­дый ва­кыт­та күп­че­лек ке­ше­ләр­нең йө­зен­дә­ге як­ты ел­ма­ю­лар­ның сү­ре­лә ба­руы, кә­еф­лә­ре­без­нең бо­зы­луы, ә тор­мыш­ның исә то­таш ка­раң­гы бу­лып то­е­ла баш­ла­вы их­ти­мал.

 Ә бит урам­да ни­чек ке­нә сал­кын то­ел­ма­сын, җы­лы ел­маю туң­ган йө­рәк­ләр­не эре­тә ул! Кү­ңе­лең шат, ел­маю­ың җы­лы бул­сын өчен ниш­ләр­гә соң? Иң элек әле­ге яз­ма­ны укы, мин бит мах­сус си­нең өчен кай­нар кыш­кы ки­ңәш­ләр әзер­ләп куй­дым!

 

Ки­тап укы! Фай­да­лы!

 Бе­рен­че ки­ңә­шем, бәл­ки, си­ңа бе­раз ба­наль то­е­лыр, әм­ма аның тәэ­си­ре бик көч­ле, үтә­ве дә авыр тү­гел. Озын сүз­нең кыс­ка­сы шул – ки­тап укы.

«Фуу! Ба­ла­чак­та да әти-әни көч­ләп ки­тап укы­та иде. Ки­рәк икән, мин ин­тер­нет чел­тә­рен­дә те­лә­гә­нем­не укый, тың­лый, хәт­та ка­рый да алам», ди­яр­гә ашык­ма. Ки­тап­лар­га өс­тән ка­рау – яшүс­мер­ләр­нең ка­ны­на сең­гән сте­ре­о­тип. Әле­ге сте­ре­о­тип­тан ары­ныр­га җи­ңел бул­мас, әм­ма син ки­тап дөнь­я­сы­на бер чу­ма­сың икән, ан­нан ки­ре чы­га ал­ма­я­чак­сың. Ае­ру­ча сал­кын  моң­су, озын кич­ләр­дә тыл­сым­лы, төс­ле яи­сә ре­а­лис­тик ки­тап дөнь­я­сы си­ңа ял­гыз уй­ла­рың­нан ары­ныр­га, тәм­ләп ял итәр­гә бу­лы­ша­чак.

Чит ил га­лим­нә­ре дә­лил­лә­ве бу­ен­ча, ки­тап баш ми­ен ты­ныч­лан­ды­ра, авыр уй­лар­дан ары­ныр­га бу­лы­ша.

Укый баш­лау өчен Ау­ро­па клас­си­ка­сын сай­лар­га ки­ңәш итәм. Шик­лән­мим дә, әле­ге ки­тап­лар си­ңа көч­ле тәэ­сир итә­чәк.

Озын сүз­нең кыс­ка­сы шул: тыл­сым­лы ки­тап дөнь­я­сы  си­ңа ка­бат­лан­мас эмо­ци­я­ләр ки­че­рер­гә, ге­рой­лар бе­лән үләр­гә, те­ре­лер­гә, га­шыйк бу­лыр­га һәм мо­ңа­ер­га мәҗ­бүр итә­чәк.

 

Җыр­лар тың­ла: кай­сы ошый – шу­ны...

 Икен­че ки­ңә­шем – моң­су­лык­ка би­рел­мәс  өчен, си­ңа ярат­кан җыр­ла­рың­ны плей­лист­ка кер­тер­гә һәм көн дә­ва­мын­да (те­лә­гең бул­ган­да, ял­гыз уй­лар­га ба­тып, моң­су­лан­ган­да) тың­лап ка­рар­га тәкъ­дим итәм.

Төр­ле жанр­да­гы му­зы­ка төр­ле­чә йо­гын­ты ясар­га сә­ләт­ле икән. Клас­сик җыр­лар без­гә көч-ку­әт иң­де­рер­гә мөм­кин. Мә­сә­лән, мин моң­су чит ил (ае­ру­ча инг­лиз те­лен­дә­ге) җыр­ла­рын тың­ла­ган­нан соң ты­ныч­ла­нып ка­лам. Мон­дый җыр­лар ми­ңа үз-үзем­не кул­га алыр­га, си­ту­а­ци­я­гә аек акыл, сал­кын ка­раш бе­лән ка­рар­га бу­лы­ша.

Баш­ка бе­рәү­нең ки­ре­сен­чә, кә­е­фе тө­шүе мөм­кин. Бу нор­маль хәл.

Һәр­кем­гә хол­кы­на, кә­е­фе­нә ка­рап төр­ле му­зы­ка тәкъ­дим итеп бу­ла. Сай­лау мөм­кин­ле­ген ту­лы­сын­ча си­нең ку­лы­ңа тап­шы­рам. Син үзе­ңә оша­ган җыр­лар­ны мең ка­бат тың­ла­саң да, мең ка­бат янә­дән те­ре­леп, ты­ныч­ла­нып ка­ла­чак­сың. Иң мө­һи­ме – тың­ла!

 

Кыш Ба­бай­дан «гел кү­тә­рең­ке кә­еф» со­ра­ган бул­саң,

«кай­нар» лайф­хак­лар:

1. Ел­май. Эч­кер­сез ел­маю баш­ка­лар­ның да кә­е­фен кү­тә­рә, авыз ерып бар­гач, үзе­ңә дә җи­ңел бу­лып ки­тү­ен сиз­ми­чә дә ка­ла­чак­сың.

2. Һа­ва су­лар­га чык. Ип­тәш­лә­рең бе­лән­ме, ял­гы­зың­мы – мө­һим тү­гел. Бу сә­ла­мәт­лек өчен дә фай­да­лы, кә­еф­не дә кү­тә­рә .

3. Мак­сат куй. Мак­сат­ка ире­шү юлын­да син деп­рес­си­я­не дә, моң­су­лык­ны да оны­та­чак­сың. Кай­гы­ла­рың­нан, проб­ле­ма­лар­ның­нан берь­ю­лы ары­на­чак­сың.

 

Шө­гыль тап: бәй­ләү­ме, ги­та­ра­да уй­нау­мы...

Пси­хо­лог­лар фи­ке­ре бу­ен­ча, деп­рес­си­я­дән-моң­су­лык­тан ары­ну (яи­сә аны ки­те­реп чы­гар­мау) өчен иң нә­ти­җә­ле һәм фай­да­лы ысул – үзе­ңә шө­гыль та­бу. Әле­ге шө­гыль си­ңа ты­ныч­ла­ныр­га, үз кө­че­ңә ыша­ныр­га бу­лы­ша­чак.

Бәй­ләү­ме ул, ги­та­ра­да уй­нау­мы, ши­гырь язу­мы – аны­сы мө­һим тү­гел.

Бе­рен­че­дән, си­ңа оша­сын, икен­че­дән дә си­ңа оша­сын. Әгәр бер шө­гы­лен дә бул­ма­са, үзең­не төр­ле өл­кә­ләр­дә сы­нап ка­ра. Шик­лән­мим, син үз җа­ны­ңа ят­кан шө­гыль та­бып, кы­шың­ны кү­тә­рен­ке кә­еф бе­лән үт­кә­рә ала­чак­сың!

Рәй­сә Аб­дул­ли­на, Бал­тач ра­йо­ны, Ка­ра­ду­ган гим­на­зи­я­се. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев