Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кыш бабайга хат

Ин­де, өл­кән сый­ныф уку­чы­сы бу­лу­ы­ма ка­ра­мас­тан, мин әле дә си­ңа ши­гырь­ләр укыр­га, җыр­лар җыр­лар­га, ел бу­е­на үзем­не тәр­тип­ле то­тар­га вәгъ­дә би­рер­гә әзер, тик мин син­нән бер те­лә­гем­не үтә­вең­не со­рыйм.

Кыш ­Ба­бай – Су­ык ­ба­бай, эн­җе кар бөр­тек­лә­рен би­е­теп, тә­рә­зә ­пы­я­ла­ла­ры­на төр­ле-төр­ле би­зәк­ләр са­ла, ә ман­да­рин­нар һәм чыр­шы исе, йө­рәк­ләр­не дул­кын­лан­ды­рып, иң ямь­ле, иң кү­ңел­ле һәм тыл­сым­лы бәй­рәм ки­лү­ен хә­бәр итә­ләр. Кыш Ба­бай, син ми­нем өчен һәр­ва­кыт­та күп мог­җи­за­лар һәм тыл­сым­лы га­мәл­ләр ия­се бу­лып ка­ла­сың. Ел­га бер тап­кыр гы­на бул­са да, кө­не­без­не оны­тыл­мас һәм як­ты ит­кә­нең өчен рәх­мәт си­ңа. Хә­зер дә ме­нә си­ңа хат язам, ә үзем­нең ирен­нә­ре­мә ел­маю ку­на.

Ин­де, өл­кән сый­ныф уку­чы­сы бу­лу­ы­ма ка­ра­мас­тан, мин әле дә си­ңа ши­гырь­ләр укыр­га, җыр­лар җыр­лар­га, ел бу­е­на үзем­не тәр­тип­ле то­тар­га вәгъ­дә би­рер­гә әзер, тик мин син­нән бер те­лә­гем­не үтә­вең­не со­рыйм. БДИ им­ти­хан­на­рым­ны уңыш­лы тап­шыр­сам иде.

Без бе­лә­без, Кыш Ба­бай­ның ­тыл­сым ­кө­че мог­җи­за­лар ту­ды­ра. Ә Яңа­ ел­да бар­лык уй-те­ләк­ләр чын­га аша. Бу төн­дә, мог­җи­за­лар кап­чы­гың­ны ачып, дөнь­я­га ба­ры тик шат­лык-бә­хет ке­нә өләш­сәң иде, Кыш Ба­бай!

Ил­дә-көн­дә бер­кем дә чир­лә­мә­сен, дөнь­я­да бул­ган хәл­ләр ту­рын­да на­чар хә­бәр­ләр ише­тел­мә­сен иде, күк йө­зе аяз бул­сын. Ба­ла­лар­ның йөз­лә­рен­нән ел­маю кит­мә­сен, олы­лар ял­гыз­лык­тан ин­тек­мә­сен­нәр, сә­ла­мәт бул­сын­нар, яшь­ләр үз мак­сат­ла­ры­на иреш­сен­нәр. Җир­дә ма­тур­лык яшә­сен иде! 

Көн­чы­гыш ка­лен­да­ре бу­ен­ча 2023 ел Ка­ра Ку­ян яи­сә Мә­че елы бу­ла­чак. Ка­ра Ку­ян елы ты­ныч­лык, имин­лек яра­та. Ул ях­шы энер­ге­ти­ка­га бай бу­ла­чак. Аст­ро­лог­лар ышан­ды­ру­ын­ча, Ку­ян елын­да без­нең тор­мыш­ка күп­тән кө­тел­гән ты­ныч­лык ки­лә­чәк. Ми­нем дә мо­ңа ыша­ны­чым зур. Әгәр дә, дөнь­я­да ты­ныч­лык  ур­наш­са, бә­хет без­не үзе ки­леп та­бар...

Ай­зи­лә Фа­зул­ли­на, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Пу­чы мәк­тә­бе, 11нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев