Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кыш бабайга хат....

Кыш Бабай – Суык бабай, энҗе кар бөртекләрен биетеп, тәрәзәгә төрле бизәкләр сала, ә мандариннар һәм чыршы исе, йөрәкләрне дулкынландырып, иң ямьле, иң күңелле һәм тылсымлы бәйрәм килүен хәбәр итә.

Кыш Бабай, син минем өчен могҗизалар һәм тылсымлы гамәлләр иясе булып каласың. Һәр елны син күпме кешене бәхетле итәсең, шуңа күрә барлык җиһанда да синдәй чиста, изге күңелле затны табып булмастыр. Безнең язмышыбызга син керткән могҗизалы әкиятне беркем дә кабатлый алмас. Елга бер тапкыр гына булса да, көнебезне онытылмас һәм якты иткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Хәзер дә менә сиңа хат язам, ә үземнең иреннәремә елмаю төсмерләре куна, бөтен җаным-тәнем балкып, җылынып  киткәндәй була.

Кыш Бабай, син хәтерлисеңдер, балачакта мин сиңа шигырьләр сөйли, җырлар җырлый идем, ә син миннән Яңа елда нинди бүләк алырга теләвемне сорый идең. Инде өлкән сыйныф укучысы булуыма карамастан, мин әле дә сиңа шигырьләр укырга, җырлар җырларга, ел буена үземне тәртипле тотарга  вәгъдә бирергә әзер, тик мин синнән минем бер теләгемне үтәвеңне сорыйм. Шәхсән үзем өчен БДИ имтиханнарымны уңышлы тапшырсам, мин синнән бөтен планетага тынычлык, бәхет бүләк итүеңне үтенәм.  Бу хәзер безнең барыбыз өчен дә мөһим!

 Без беләбез,  Кыш Бабайның тылсым көче могҗизалар тудыра.  Ә тылсымга  бай  Яңа елда  барлык уй-теләкләр чынга аша. Бу төндә, могҗизалар капчыгыңны ачып, дөньяга  бары тик шатлык-бәхет кенә  өләшсәң иде, Кыш Бабай!

Илдә-көндә беркем дә чирләмәсен, барлык балалар шат булсыннар һәм йөзләреннән елмаю китмәсен, олылар ялгызлыктан интекмәсеннәр, сәламәт булсыннар, яшьләр үз максатларына ирешсеннәр иде.  Җирдә матурлык яшәсен иде! Бу бик күпләрнең изге теләге. Теләк бик зурдан булса да, зинһар өчен, үтәргә тырышсаң иде, Кыш Бабай.

Көнчыгыш календаре буенча 2023 ел Кара Куян яисә Мәче елы булачак. Кара Куян елы тынычлык, иминлек ярата. Ул  яхшы энергетикага бай  булачак. Астрологлар ышандыруынча,  Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Минем дә моңа ышанычым зур. Ә син, Кыш Бабай, һәрвакыттагыча, без белгән Кыш Бабай булып кал. Яңа елны елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәмен алып килгән Кыш Бабайны ел буена сагынып көтәрбез без... 

Айзилә Фазуллина, Актаныш районы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев