Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кыш бабайга хат!

Сәлам, Кыш бабай! Хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башладыңмы? Балаларга бүләкләреңне әзерләдеңме?

        Яңа ел бәйрәмендә балалар да, өлкәннәр дә ниндидер могъҗиза көтә. Менә мин дә синнән бүләк сорап әлеге хатны язам.

       Кыш бабай, мин синнән ел саен диярлек кызыклы китап, гитара, косметика, айрпотс яки тагын башка төрле әйберләр сорыйм, ә син миңа һәр ел саен кәнфитләр һәм шоколадлар гына алып киләсең!

         Шуңа курә, мин 2022нче елның башында ук синнән нинди бүләк сорарга дип уйланып  йөрдем. Гыйнвар аенда мин чаңгы сорарга уйлаган идем, чөнки мин башлангыч сыйныфлардан бирле районда үтә торган чаңгы ярышларында катнашып урыннар алам. Февраль аенда мин бик матур ал төстәге бүреккә кызыккан идем. Мартта инде миңа чаңгы да, бүрек тә кирәкмәс дип, брендлы сумка сорарга хыялландым. Апрель җиткәч, мин йөз роза чәчәгеннән торган зур гына букет теләдем. Ә  майда – электросамокат. Жәй җиткәч, минем теләкләрем үзгәрде. Мин дусларым белән Казан шәһәренә экскурсиягә бару турында хыяллана башладым. Көз якынлашкач, Кыш бабай синнән бик күп китап-дәфтәрләр, матур яза торган ручка һәм фломастерлар, альбом һәм “5”ле генә ала торган көндәлек сорармын дип уйладым.

      Минем  барлык теләкләрем ел буена үзгәрде. Елның ахыры якынлашканда, декабрьдә, мин бер фикергә килдем:   иң зур теләгем – ул үзем, әти-әнием, якыннарым, туганнарым һәм дусларым исән-сау булуы икән. Без, авырмыйча, тыныч дөньяда яшәсәк, миңа шул да җитә. Кыш бабай, син бит тылсымчы! Кыш бабай, тизрәк сугыш бетсен дә, без рәхәтләнеп, тыныч тормышта яшәсәк иде. Кыш бабай, яңа елга тынычлык алып кил!

     Кыш бабай, син минем теләгемне аңлагансыңдыр дип уйлыйм. Аны тормышка  ашырсаң, мин бик шат булыр идем. Сау бул, Кыш бабай. Яңа елда курешербез!

      Сиңа ышанып һәм сине яратып, Зилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы булган

    2
    X