Кырлайдагы Тукай музеенда «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе ачыла
9нчы ноябрь көнне Арча районы Кырлай авылындагы Тукай музеенда күргәзмәнең тантаналы ачылышы була.
9нчы ноябрь көнне Арча районы Кырлай авылындагы Тукай музеенда «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсенең тантаналы ачылышы була. Адресы - Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 4нче А йорт. Чара сәгать 10.00 башлана.
Тантанада Арча администрациясе вәкилләре, артистлар, күренекле мәдәният хезмәткәрләре катнаша.
2023 елда Габдулла Тукай музей комплексы 1 млн сум күләмендә РФ Президенты грантына ия булды.
Күргәзмәдә 70кә якын экспонат куелачак: күн панно, сумкалар, акча янчыклары, күн мендәрләр, читекләр һәм башкалар. Кайбер әйбәрләр узган гасырның 80нче елларында ук Арчаның милли аяк киемнәре фабрикасында тегелгән. Күргәзмә 2024 елның февраленә кадәр эшли.
Күргәзмәгә килүчеләр өчен бушлай мастер-класслар да оештырылачак. Шулай ук авыр хәлдә калган яки күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен 12 мастер-класс үткәрү күз алдында тотыла. Алар Арчаның балалар сәнгать мәктәбендә үтәчәк. Балалар һәм студентлар өчен дә күн мозаикасы буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.
Күн мозаикасы – күп гасырлык тарихка ия һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән халык сәнгать кәсебе. Ул профессиональ декоратив-кулланма сәнгать төре буларак сакланып калган. Хәзерге вакытта Татарстанда күн мозаика әйберләре шәхси остаханәләрдә ясала.
Арчада күн мозаика җитештерү 1929 елда Тукай исемендәге артельдә башлана. 1960 елда артель фабрика статусын ала. 2000 елда фабрика банкрот дип игълан ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев