Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Күз ачып йомганчы...

Машина шоферы, без җитешкәнче, ашыгыч ярдәмгә шалтыратып өлгерде. Кешеләр җыела башлады. Озак та үтмәде, сиреналар тавышы ишетелде. Әнисе дә йөгереп килеп җитте.

Без дусларым белән шахмат түгәрәгеннән кайтып барабыз. Кәеф күтәренке, рәхәт. Алда җир астыннан уза торган җәяүлеләр юлы. Аңа кадәр тагын бер юл узасы бар. Шулвакыт бер дустыбыз нигәдер алга ашыкты. Бездән алданрак чыгасы килдеме инде?! Нәрсә булганын тиз генә аңлап та бетерә алмадык. Күз ачып йомганчы, коточкыч хәл булды.

Каян килеп чыккандыр ул машина? Дустыбыз, юлга йөгереп чыгуга, машинага килеп бәрелде. Без каттык та калдык. Нишләргә? Мин тизрәк әниемә шалтыраттым, ул аның әнисенең номерын белә, хәбәр итсен, дип.

Машина шоферы, без җитешкәнче, ашыгыч ярдәмгә шалтыратып өлгерде. Ул да бик курыккан иде. Кешеләр җыела башлады. Озак та үтмәде, сиреналар тавышы ишетелде. Әнисе дә йөгереп килеп җитте.

Әле дә ярый, дустыбыз исән-сау иде. Машина бәрдергәч, без аңа тияргә курыктык. Авариягә очраган кешене ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче кымшатмаска кушканнары истә калган. Шуңа да яныннан китмичә, сөйләштереп тордык. Тиздән дустыбызны «носилка»лар белән машинага салдылар да китеп бардылар. Колакта шул сирена тавышы гына яңгырап калды.

Дустыбыз хастаханәдә озак ятмады, тик бу хәл хәзер дә күз алдында тора. Кайчак вакытны кирегә әйләндерәсе килә. Шул вакытта җиңеннән булса да тотып калыр идем бит.

Соңрак без кайта торган юлда, теге «куркыныч» урында җәяүлеләр өчен «зебра» ясап куйдылар. Аны ясатыр өчен, шул авариягә эләккән дустымның әнисе тырышкан.

Әминә Сәлимова, Чаллы шәһәре, 19нчы мәктәп, 6нчы сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев