Курчак театры шаккаттырды
Сез курчак театрын карарга яратасызмы? Мин бик яратам! Курчакларны артистларның сәхнә артында ничек уйнатканын күргәнегез бармы? Әгәр дә юк икән, сезнең мондый мөмкинлегегез бар.
Яр Чаллы дәүләт курчак театрының «Закулисье» дип аталган тамашасы бар. Беркөнне мин дә, Пушкин картасына билет алдым да, шунда юл тоттым.
Сәяхәт алдыннан безне курчак театрының тарихы белән таныштырдылар. Ул 1987 елда Татарстан республикасының танылган сәнгатьчесе Александр Янкелевич җитәкчелегендә ачыла. 1999 елдан бүгенге көнгә кадәр Зөһрә Митрофанова җитәкчелегендә эшләп килә. Аларның беренче премьерасы «Песи, Әтәч hэм Төлке» спектакле Чаллыда гына түгел, ә Алабуга шәhәренең балалар йортында да куела.
Без килгәндә, сәхнәдә «Золушка» спектакленең репетициясе бара иде. Аның да бер өлешен карарга рөхсәт иттеләр. Шундый кызык, заманча тамаша әзерләгәннәрен күреп кайттык. Һичшиксез, премьераны карарга мин дә барачакмын әле.
Аннары без сәхнә артын карарга киттек. Анда спектакльләр өчен кирәкле декорацияләр, кайбер костюмнар һәм курчаклар бар иде. Шулай ук залда утырган җирдән күренми торган ут аппаратуралары, кечкенә микрофоннар hәм башка предметлар турында кызыклы мәгьлуматлар белдек.
Соныннан без гримеркада булдык. Күп төрле костюмнар hәм курчаклар белән таныштык. Аларны ничек хәрәкәтләндерү серләрен өйрәндек. Бутафор hәм столяр цехларының ничек эшләве белән дә таныштык. Курчак театрының сәхнә артында күпме кеше хезмәт куя, спектакль күрсәтер алдыннан бик зур эш башкарыла...
Бу сәяхәттән мин горурлык хисләре кичереп кайттым. Чөнки анда шундый күркәм, үз эшенә чынлап торып гашыйк булган кешеләр эшли. Курчак театрында хезмәт куючы hәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм!
Азилә Сираҗиева, Яр Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев