Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Күңелләрдә яз булсын!

Март ае безгә үзенең язны каршы алучы күркәм «Нәүрүз» бәйрәме белән килеп керә.

Әле генә яз ае мартка килеп керсәк тә, күңел инде язны көтә! Ә март ае исә безгә үзенең язны каршы алучы күркәм «Нәүрүз» бәйрәме белән килеп керә. Кояш үзенең нурларын кызганып кына җылытуы, бу кыш белән тартышу халәте, әлбәттә! Ә шулай да, әлегә кояшлы көннәр бик сирәк булса да, безнең күңелләрдә яз булсын, табигать уянсын, җанлансын! Шул максаттан 2нче гимназия укучылары белән яз бәйрәмен каршыладык. Презентация ярдәмендә «Нәүрүз» бәйрәменең тарихы, уздыру тәртибе турында кызыклы итеп сөйләнде. Укучылар «Нәүрүз» сүзенең фарсы теленнән «яңа көн» дигән мәгънә белдерүен, аны 7 көн бәйрәм итүләре, өйдән-өйгә йөреп теләкләр теләп йөрүләр турында белделәр. Шулай ук язгы табигать турында шигырьләр сөйләп, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Алда-кояшлы матур көннәр, яшеллек, күтәренке кәеф алып килсен безгә язлар!                                                                             Резеда Валеева, Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре.                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев