«Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана
Ачык ишек

«Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана

1нче мартта конкурска килгән эшләрне жюри әгъзалары бәяли башлый.

29нчы февральдә «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итүнең соңгы көне.

Татнетны үстерү фонды ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем учреждениесе үткәрә торган әлеге чара беренче елны ук шактый популярлык яулады, анда катнашучыларның хезмәтләре матур җыентык буларак дөнья күрде.

1 нче мартта конкурска килгән эшләрне жюри әгъзалары бәяли башлый, ә аннары Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында җиңүче балаларны бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.

КОНКУРС ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ: https://belem.ru/kunelem-sailannare-2024

Чыганак: 
https://belem.ru/kunelem-sailannare-2024

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев