Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе башланды

Бәйге 2024 елның 16 нчы гыйнварыннан 22 нче мартка кадәр үткәрелә, гаризалар 29 нчы февральгә кадәр кабул ителә.

«Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелде. Әлеге бәйге Россия төбәкләрендә яшәүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә. 

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.

Бәйгедә катнашу өчен:

  • балаларның әти-әниләре яисә тәрбиячеләре/педагоглары татар телендә шигырь иҗат итәләр;
  • балалар әлеге шигырьләрне ятлыйлар һәм аларның яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре (3 минуттан артмаган) видеога яздырыла;
  • әлеге видеолар Нигезләмәдә күрсәтелгән адрес буенча оештыручыларның электрон почтасына җибәрелә, оргвзнос түләнелә.

1 нче марттан 14 нче мартка кадәр арада Жюри әгъзалары Бәйгегә килгән эшләрне бәялиләр һәм җиңүчеләрне билгелиләр.

Бүләкләү тантанасы 15 нче марттан 22 нче мартка кадәр арада Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында үткәрелә.

Бәйге 2024 елның 16 нчы гыйнварыннан 22 нче мартка кадәр үткәрелә, гаризалар 29 нчы февральгә кадәр кабул ителә.

Чыганак https://tat-i.net/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев