Актаныш районы Зөбәер авылында кышкы яллар бик күңелле уза.
Кыш Бабай белән бергәләп балалар рәхәтләнеп тау шудылар, авыл халкы үзләре ясаган шугалакта хоккей буенча ярыш уздырды. Иртәдән кичкә хәтле бала-чага тавышы тынмады. Бәйрәм самавыры суынмады, олысын-кечесен тәмле коймак белән сыйладылар.
"Яңа елны ничек каршыласаң - елны шулай үткәрерсең" дигән әйтем бар. 2021нче елның да һәр көне шулай гөрләп үтсен иде!
Нет комментариев