Кукмарада «Авылга да, шәһәргә дә» республикакүләм иҗади лабораториясе үтәчәк
Ачык ишек

Кукмарада «Авылга да, шәһәргә дә» республикакүләм иҗади лабораториясе үтәчәк

Арт-резиденциядә төп 3 юнәлеш буенча эш алып барыла.

23- 27 август көннәрендә Кукмара районы Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән республикакүләм белем бирү арт-резиденциясе эшләячәк. Бу хакта Арт-резиденциянең социаль челтәрендә хәбәр ителә.

«Авылга да, шәһәргә дә» — Татарстан районнарыннан җыелган сәләтле яшьләр өчен иҗат мәйданчыгы. 
Биредә Татарстан районнарында яшәүче, 18-35 яшьлек, үзендә сәләт барлыгын тоючы, идеяләрен тормышка ашырырга теләүче яшь музыкантлар, биючеләр һәм рәссамнар җыела.

Арт-резиденциядә төп 3 юнәлеш буенча эш алып барылачак:

  1. «АртЛаб» (яшь рәссамнар картиналар иҗат итә),
  2. «МузЛаб» (яшь музыкантлар фолк стилендә треклар иҗат итә),
  3. «ДэнсЛаб» (яшь биючеләр бию номерлары һәм перформанслар әзерли).

Проектта катнашу бушлай.

Тулырак


Нет комментариев