Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының VII республикакүләм слеты узачак

Слет 24 июльдән 26 июльгә кадәр Татарстанның Кукмара районы Лубян авылында үтә.

24 июльдән 26 июльгә кадәр Татарстанның Кукмара районы Лубян авылындагы Лубян урман-техник колледжы базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» VII слеты узачак. Ул мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм төбәктә игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырылачак.

Барлыгы 31 команда үзара көч сынашачак. Слетта шулай ук зачеттан тыш Мари Иле һәм Чувашия Республикаларыннан мәктәп урманчылыклары әгъзалары катнашыр дип көтелә. Форумга барлыгы 200 катнашучы җыелыр дип планлаштырыла.

"Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Чөнки мондый берләшмәләр укучыларны хезмәткә әзерләүнең, тәрбияләүнең һәм һөнәри юнәлеш бирүнең, аларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең нәтиҗәле формасы булып тора. Елдан-ел мәктәп урманчылыклары саны арта. Слет балаларны яңа проектларга рухландырыр, ел дәвамында энергия һәм уңай хис-кичерешләр белән тулыландырыр дип өметләнәбез», - дип ассызыклады ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Аерым алганда, укучылар урман төзекләндерү планшетларын күрә алачаклар, квадрокоптерлар кулланырга өйрәнәчәкләр һәм урманчылык тармагындагы соңгы фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында беләчәкләр. Моннан тыш, урман янгыннарын сүндерү, чәчәк композицияләре, шәмнәр ясау һәм башкалар буенча мастер-класслар үткәреләчәк.

Фото https://t.me/tatmediaofficial

Чыганак https://t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев