Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кукмара гаиләсе III Россиякүләм ГТО фестивалендә катнашты

20-25 сентябрь көннәрендә Калининград шәһәрендә гаилә командалары арасында III Россиякүләм ГТО фестивале үтте.

Чарада Россиянең 47 төбәгеннән 188 физкультурачы катнашты. 

Финал ярышларында үз төбәгенең данын яклау өчен 12 000нән артык кеше көч сынашты. Бу 60 төбәктән якынча 3200 гаилә дигән сүз. Һәр команданың составын әти, әни, өлкән буын вәкиле (әби яки бабай) һәм бала тәшкил итә.

Татарстан Республикасыннан фестивальдә Кукмара районыннан Бектиннар гаиләсе катнашты: әтиләре – Денис Вячеславович, әниләре – Анна Михайловна, уллары – Евгений һәм әбиләре – Тимофеева Ольга Ильинична.

Алар барлык катнашучы гаилә командалары кебек үк түбәндәге дисциплиналар буенча көч сынашты:

  • сгибание и разгибание рук в упоре лежа на полу,
  • подтягивание из виса на высокой перекладине,
  • наклон вперед из положения стоя на гимнастической скамье,
  • поднимание туловища из положения лежа на спине,
  • бег,
  • стрельба из электронного оружия и плавание.

Фестиваль тәмамланганнан соң Анна Бектина үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

«Безнең өчен әлеге фестивальдә катнашу зур мәртәбә. ГТО комплексын үстерүгә зур игътибар бирелү бик сөендерә. Гаиләләрнең бер-берсенә ярдәм итеп, уңышсызлыклары өчен борчылып һәм уңышлары өчен шатланып торулары бик ошады.

Үз үрнәгебездә сәламәт гаиләнең нинди булырга тиешлеген күрсәтә алуыбызга без бик шат».

 

https://minsport.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев