Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Көзге урманга сәяхәт

Эчкәрәк кергән саен, көзге урман матурлана, шул ук вакытта бераз шомлы да кебек тоелды миңа.

 Көн кояшлы, матур, җылы. Бүген мин көзге урманга сәяхәт иттем. Юлда барганда, мине җиләс җил озата барды. Урман үзенең чиста саф  һавасы белән каршы алды. Эчкәрәк кергән саен, көзге урман матурлана, шул ук вакытта бераз шомлы да кебек тоелды миңа. Агачларга күз салсаң, сары, яшел, кызыл, алтынсу, тагын әллә нинди төсләр күрәсең. Ап-ак каен кызлары иңнәренә сап-сары шәлләрен ябынганнар. Талгын җилдә җай гына селкенеп, яфракларын коя бирәләр. Яфраклар да, әнкәләреннән аерыласы килмәгән сабый бала кебек, бик әкрен генә җиргә төшәләр. Ара-тирә, матур куе яшел төсләре белән җәйне хәтерләтеп, озын чыршы, нарат егетләре  күренә. Әйтерсең лә сак кына каен кызларын күзәтәләр. Якынрак килсәң, хуш исле ылыс исе борынга килеп бәрелә. Агачлардан миләш, балан, өрәнгенең генә яфраклары уттай кып-кызыл булып янып утыралар. Кып-кызыл, алсу, сары алмаларны, кызарып пешкән миләш, баланнарны күреп хәйран каласың.  Әйтерсең, көз аларны  үз төсенә буяп куйган, сап-сары, кызыл янып, кояшта күзләрне камаштырып утыралар. Нинди матурлык һәм байлык!

 Урманның гүзәллегенә сокланып, уйланып бара торгач, көчле җил исеп алды һәм мин яфраклар яңгыры астында калдым. Нинди генә төсләр юк монда! Яшел буй-буй сызыклар, көрән таплар, соры бизәкләр. Кулларымны як-якка җәеп яфракларны җыям да тагын туздырып җибәрәм. Миңа күңелле, рәхәт. Мин – яфраклар, яфраклар минем белән уйныйлар.  Сары, кызыл, көрән, шәмәхә яфраклар, hавада бераз тирбәлеп очканнан соң, урманның тирә-ягын чуар келәмгә әйләндереп, җай гына җиргә яттылар. Яфраклар өстеннән атлап баруы нинди рәхәт һәм күңелле! Шыгыр-шыгыр килеп, нидер сөйлиләр дә кебек толды. Әйтерсең лә мин сары юрган түшәлгән юл буйлап атлыйм. Урманда йөри-йөри көннең кичкә авышканын да сизми калганмын.

Көзге урман шул хәтле матур, сүзләр белән аңлатып та булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк. 

 Элиза Хәмидуллина, Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе, 6 сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев