Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Космос белән элемтәдә

Узган шимбәдә Түбән Кама яшьләре космонавтлар белән аралашкан. Бу әңгәмә онлайн рәвештә булган. Нинди генә сораулар яңгырамаган...

Мәсәлән, «Корабльдә спорт белән ничек шөгыльләнәсез?», «Меню нинди?» «Бәйрәмнәрне ничек уздырасыз?» Космонавт Александр Гребенкин яшьләрнең барлык сорауларына да җавап биргән һәм, Җиргә кайткач, кунакка килергә вәгъдә иткән. Кызык!

Бу очрашуны булдырырга Ринат Вәлиев исемле космос белгече ярдәм иткән. Ул Түбән Кама өстеннән Халыкара космик станциянең 71нче экспедициясенең очу вакытын һәм координаталарын исәпләп чыгарган. Билгеләнгән сәгатьтә станция белән радиоэлемтә урнаштырган.

Барлык катнашучылар да Роскосмостан Халыкара космик станциянең 71нче экипажы белән радиоэлемтә сеансында катнашу турында истәлекле дипломнар алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев