Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Көрәшченең яше юк!

Бу яшьтә кем көрәшче булсын, диярсез.

Әйе, әйе, безнең Раяз мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында үз авырлыгында көрәшеп, призлы урыннар яулап килә. Иң беренче тапкыр биш яшендә авыл Сабан туенда малайлар белән көч сынашып карый ул. Беренче күнекмәләрне үзе дә көрәш белән мавыккан әтисе Дамирдан ала. Бүгенге көндә Раяз мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри. Тренер Искәндәр абыйсы малайны көрәш серләренә өйрәтә. Аның бүгенге көндә сөенерлек уңышлары да бар. Кечкенә булса да, Раяз кебекләр турында “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дияргә яраталар. Көзгә мәктәпкә укырга керүче Раяз барысын да булдыра – иҗекләп укый, йөзгә кадәр саный белә, матур итеп җырлый. Төрле бәйгеләрдә катнашып алган мактау кәгазьләре дә шактый. Кыскасы, барысына да өлгерә. Раяз да, дусты Альмир кебек, ике ел рәттән районкүләм үткәрелә торган “Нәни энҗеләр” бәйгесендә катнашып, “Уңган малай” Номинациясендә җиңүче булды. Алар бер эштән дә куркып тормыйлар. Икесе дә районкүләм үткәрелгән “WoridSkills (BadySkills) Tuliashi”  ярышларында беренче тапкыр катнашып, чирканчык алдылар. Малайларның берсе пешекче буларак, икенчесе декоратив сәнгать буенча осталыгын сынап карады. Раяз  да, Альмир гаиләдә беренче бала, икесе дә  әти-әнисенең ныклы терәге, әби-бабайларының  булышчылары. Без аларга укуларында уңышлар теләп калабыз. Ышанабыз, бу малайлар беркайда да, беркайчан да  сынатмаслар! 

Дамира Миннебаева, Теләче районы Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев