Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау»лы балачак телим мин сезгә!

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры башкарма директоры Рәсим Хафизов «Көмеш кыңгырау»ны бәйрәм белән котлый.

Мин «Көмеш кыңгырау» укып үскән егет! Ул вакытта әле минем укуга комачау итәрлек факторлар – әйтик, өйдә компьютер да, интернет та юк. Ә газета кызык... Төрле уеннар бар иде анда, кызыклы биремнәр, конкурслар үтә иде. Бик кызыксына идем. Язылмый калган ел булмады. Аннары, теләсә кайда аунатып та йөртми идек без аны – «Көмеш кыңгырау»ның һәр санын җыеп бара идек. Әни әле теркәп, төпләп, «подшивка» ясап та куя иде!

Бүген форсаттан файдаланып, «Көмеш кыңгырау» укучыларын Яңа ел белән тәбрик итәсем килә! Имин, күңелле, нәтиҗәле һәм, әлбәттә инде, «Көмеш кыңгырау»лы балачак телим мин сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев