Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау»лы балачак минем өчен бик кадерле

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин «Көмеш кыңгырау»лы балачагын искә төшерә.

«Көмеш кыңгырау»ны 3нче сыйныфта укыган вакыттан алдырам. Ул вакытта газетаның дини кушымтасы да чыга иде. Атна саен көтеп ала, килми торса, хат ташучы Энҗе апа янына барып йөдәтә идем хәтта.

5нче сыйныфта укыганда газетага яза башладым. Соңгы биттә укучылар үзләре ясаган башваткычлар да басыла иде. Минем шунда тарих буенча үзем ясаган кроссвордларны бик күрәсе килгәнгә, 3-4 атна рәттән «иҗатларымны» җибәреп тордым. Ахыр чиктә, июль аенда бугай, беренче эшем басылып чыкты! Шундый сөенеч иде! Ул кроссворд басылган газетаны бөтен туганнар карап чыкты. Шуннан инде үземдә бераз ышаныч барлыкка килде, бераз-бераз башка төрле язмаларымны җибәрә тордым, алар әкренләп басыла килде.

Ә иң сөенечлесе – шул языша башлаган ел ахырында өйгә Яңа ел бүләкләре килде. Газетадан диплом һәм кызыклы китаплар. Ул минутларда мин шундый бәхетле идем.

Шуңа күрә «Көмеш кыңгырау»лы балачак минем өчен бик кадерле дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев