Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау – үсмерчак юлдашым!

Гөлназ Нуриева: «Мин балаларыны Көмеш кыңгырау» белән таныштырып, аның белән үз дуслык тарихымны бәйнә-бәйнә сөйләячәкмен...»

Мин – Гөлназ Нуриева (Яппарова). Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем. 2009 елда 52нче татар мәктәбен алтын медальгә тәмамладым. Шигырьләрне башлангыч сыйныфларда укыганда ук яза башладым. Беренче укытучым Мария Петровна Яковлева, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Гыйльметдиновна Хәйдәрова минем иҗади уңышларыма сөенеп, һәрвакыт канатландырып тордылар. Рәттән ике-өч бәйгегә, берничә республикакүләм укучылар олимпиадасына әзерләнә идем. Бик күп белем үзләштерергә кирәк, укуны да икенче планга калдырып булмый, бәйгеләргә исә ниндидер язма, хикәя яисә шигырь язып җибәрү сорала, ә миңа рәхәт! Көн дә үзеңне ташып торган энергия дулкынына көйлисең дә барысын булдырып чыгасың! Ә нәтиҗәсе... Нәтиҗәсе сөендерерлек бит!

«Көмеш кыңгырау» – ул минем балачак, аннан соң үсмер чак юлдашым. Әле үзем яза башлаганчы ук яздырып укый идем. Ә инде иҗат итә башлагач, адым саен конвертка тутырып шигырь, хикәя, мәкалә, хәтта поэма да (басылып та чыккан иде!) җибәрә башладым. Һәр яңа саннан үземнең исемне эзлим. Нинди шатлык бит! Язмаларны бөртекләп җыеп барам да “Алтын каләм” республика яшь журналистлар бәйгесендә катнашам, “Борис Полевой” теплоходына чакыру килә... “Ак каурый”, “Иделем акчарлагы”, “Шигъри Сабантуй”лар, “Яңа дулкын” бәйгеләре, “Идел”, “Мәйдан” журналларында басылу – барысына да “Көмеш кыңгырау” газетасы ишекләрне ачты, минем каләмемне чарлады, үз-үземә ышанычымны арттырды, мине үстерде дә, үсендерде дә.

Тиздән балаларым мәктәп яшен тутыра. Мин аларны да «Көмеш кыңгырау» белән таныштырып, аның белән үз дуслык тарихымны бәйнә-бәйнә сөйләячәкмен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев