Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» газетасы дизайнеры Ләйсән Галиуллина рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Чаллыда Россия матбугаты көне уңаннан шәһәркүләм мәгьлүмат чараларында озак еллар намуслы хезмәт куючы матбугат вәкилләрен бүләкләделәр.

13нче гыйнвар – Россия матбугаты көне. Традиция буенча бу көнне журналистларны, матбугат хезмәткәрләрен хөрмәтләү чаралары оештырыла. Бүген Чаллының тантаналар залында шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев матбугат өлкәсендә хезмәт куючылар белән очрашты. 

«Заман көн саен үзгәреп тора, тик журналистларда ихласлык, намус, позитивлык һәрвакыт саклана. Ә кимчелекләр безгә кадәр дә бар иде, бездән соң да булыр. Бүген шәһәр сезнең ярдәм белән Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе санала», – диде мэр үзенең котлау чыгышында.
 

Россия матбугаты көне уңаннан шәһәркүләм мәгьлүмат чараларында озак еллар намуслы хезмәт куючы матбугат вәкилләрен бүләкләнде. «Көмеш кыңгырау» газетасы дизайнеры Галиуллина Ләйсән Кашаф кызы матбугат өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ш.Салахов имзалаган рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев