Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» газетасы «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесендә катнаша

«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле үткәрелә.

«Көмеш кыңгырау» газетасының рәсми сайты һәм Вконтактедагы төркеме «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесендә катнаша.

«Белем җәүһәрләре — 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасы 18нче декабрь көнне Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан IT-парк бинасында, «Точка кипения»ның «Казан» залында үткәреләчәк. Бәйге дөньякүләм булу сәбәпле, тантанага килә алмаган катнашучылар өчен тантанадан онлайн-трансляция оештырылачак.

Тантананың программасы да билгеле:

13:00-14:00 — IT-парк буенча экскурсия.
14:00 — 16:00 — бүләкләү тантанасы, шул исәптән түбәндәге темалар буенча IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары һәм мастер-класслар:
— «Бизнес-инструменты для продвижения групп и сообществ в социальной сети ВКонтакте» (ВКонтакте вәкиле чыгышы, Санкт-Петербург шәһәре);
— «Электронное образование Республики Татарстан» (https://edu.tatar.ru) порталында һәм Мәскәү электрон мәктәбендә (МЭШ) ике телле сайтны уңышлы алып бару һәм таныту мөмкинлекләре«;
— «Татарча сайт ясаганда һәм алып барганда нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллект куллану»;
— «Wiki форматында татар телендә контент, аны булдыру һәм аннан дөрес файдалану»;
— «Интернет челтәрендә татарча контентны танытуда SEO һәм SMM куллану».

Тантана декабрь аеның икенче яртысында үткәрелү сәбәпле, Оештыру комитеты гаризалар кабул итү вакытын озайта. «Белем җәүһәрләре — 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесендә катнашу өчен Нигезләмәдә бирелгән номинацияләр буенча 30 ноябрьга кадәр гариза тапшырырга кирәк.

«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле үткәрелә.  

Бәйгенең нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев