Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау»ның дуслары арта!

Чаллының ике мәктәбендә берәр сыйныф укучылары быел безне сөендереп, газетага класслары белән язылып куйдылар. Без алар янына барып танышып та кайттык әле.

2022 елның 2нче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара. «Көмеш кыңгырау»ның да дуслары көннән-көн арта. Син дә дусларыңа, якыннарыңа әйт әле, газетага язылып калсыннар. «Көмеш кыңгырау» атна саен почта тартмасына килеп торса, ничек күңелле бит, ә?!

Әнә Чаллының ике мәктәбендә берәр сыйныф укучылары быел безне сөендереп, газетага класслары белән язылып куйдылар. Без алар янына барып танышып та кайттык әле.

52нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары (30 га якын бала!) һәрберсе «Көмеш кыңгырау»га язылган. Афәрин!  Укытучылары Марсилә ханым Хөснетдинова әйтүенә караганда, алар «Көмеш кыңгырау»ны дәресләрдә дә файдаланалар.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицейның 5А сыйныфы укучыларына да киләсе яртыеллыкта «Көмеш кыңгырау» килеп торачак. Алар класста 24 бала, барысы да активлар.

– Бик матур чыга «Көмеш кыңгырау». Без аны дәресләрдә, класс сәгатьләрендә кулланабыз. Яратып укыйбыз. Укучыларым арасында бик сәләтле балалар бар. Менә алар да газетага язмаларын, шигырьләрен җибәрә башлар әле, – дип сөйләде 5А сыйныфы җитәкчесе Рузалия ханым Шакирова. Рәхмәт сезгә, малайлар-кызлар!

6-16 июнь көннәрендә – Әбунәчеләр декадасында «Көмеш кыңгырауга юньрәк бәядән (461, 52 сумнан) язылып булачак. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев