Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» сәфәр чыга

Без – «Көмеш кыңгырау»лар бүген Сарман районы Урта Кәшер авылына Харисовлар гаиләсендә.

Барыбыз да өйдә чакта

Әти-әниле, абый-апалы булып, гөрләп торган тулы гаиләдә үсү – зур бәхет инде ул. Син яшәгән өйнең авылда булуы да бәхеттер әле бер карасаң! Һәм кечкенә генә дөньяңа әллә никадәр йорт хайваннары: сыерлар, бозаулар, сарыклар, этләр, песиләр, кыскасы, ярты зоопарк җыелуы да бәхеттер. Эш-мәшәкать күп булса да, гомумән алганда авыл тормышы күңелле бит ул!

Без – «Көмеш кыңгырау»лар бүген Сарман районы Урта Кәшер авылына Харисовлар гаиләсенә, Камил, Аделина, Радмирлар яшәгән шул кызыклы дөньяга кунакта киттек.

Булышчылар

Без килеп кергәндә балалар бөтенесе табын янында бөтереләләр иде. Камил белән Аделина әниләре Рәйсә ханымга булышалар, ә кечкенә һәм бөтерчек кебек җитез Радмир, билгеле инде, әлегә күбрәк комачау итүче.

– Безнең Камил бөтен эшне дә булдыра инде, – дип елмая Рәйсә ханым, – Бәлешкә кадәр бергә пешерәбез. Мин камыр басам, ул бәрәңгесен әрчи тора. Аделинабыз да бик акыллы – кушканны да көтмичә, табак-савытларны ялт итеп юып куя. Радмир абыйсы белән апасыннан тәртипкә өйрәнеп үсә.

Камил, чыннан да, ашарга пешерергә ярата икән – быел тугызны тәмамлагач, Сарманга аграр колледжның аш-су осталары әзерли торган бүлегенә укырга керергә җыена. Күпләр аш-су эшләрен кызлар эше дип саныйдыр әле. Тик алай түгел шул менә! Пешекче – егет кеше өчен бер дигән һөнәр ул! Ир-егетләр, гадәттә, иң затлы рестораннарда шеф-повар булып эшлиләр хәзер!

Аделина белән дә хоббилар турында сөйләшәбез.

Ул рәсем ясарга хирыс икән. Әнисен, әтисен рәсемгә төшерергә ярата. Рәсем астына «Мин сезне яратам», дип язып куярга да онытмый. ШАЯН ТВ каналыннан да «Шаян рәссам» тапшыруын яратып карый.

«Татарча сөйләшә торган канал» 4 яшьлек Радмирга да ошый икән. Радмир мультфильмнар ярата. Аның уенча, дөньядагы иң әйбәт мультфильм – ул, билгеле, «Маша белән Аю».

Камил татар телен бер айда өйрәнгән!

Аделинаның күп санлы йомшак уенчыкларын карап чыкканнан соң, Камил бүлмәсенә җыелабыз. Монда инде егетләрчә эш атмосферасы. Ирексездән мәктәп темасына күчәбез.

Камил Сарман районы Күтәмәле мәктәбендә укый икән. Класста алар ике генә бала: Эльвина һәм ул. «Күңелсез түгелме соң?» дип гаҗәпләнәм мин. Ул елмаеп кына куя: бер күнеккәч, кай төше күңелсез булсын? Хәер күңелсезләнергә вакыты да юктыр аның – быел бит имтиханнар елы. Рус теле белән математикадан тыш информатика белән географиядән имтихан бирергә җыена. Ә яраткан фәннәре – физкультура белән татар теле. Татар теле дигәннән, 6 яшенә кадәр ул хәтта татарча аңламаган да. Әти-әнисе тәрбиягә алганда, Камил-Кирилл русча гына сөйләшә торган булган. Татар авылында яши башлагач, телне бер айда өйрәнгән.

Хәзер инде ул тормышны шушы авылдан башка күз алдына китерә алмыйдыр. Аның каравы, авыл тормышы эшкә өйрәтә бит ул! Әтиләре Айдар – фермер. 100 гектар җирләре бар. Аларда сыерлар гына да 13 баш! Хуҗалыкта булышырга да вакыт таба, спортка да: дусты Алмаз белән футболга, тенниска йөриләр.

Абыйсына кушылып, Аделина да үзенең дус кызлары турында сөйли. Аныкылар – Миләүшә белән Ләйсән. Аделина Сарманның 1нче мәктәбендә 2нче сыйныфта укый. Узган ел музыка мәктәбенә, бию түгәрәгенә дә йөргән. Быелга тукталган, чөнки математикадан билгесен күтәрәсе бар икән. Шул математиканы ничек тә җиңәргә кирәк быел Аделинага! Аның каравы, ул быел рәхәтләнеп чаңгыда йөриячәк! Әнисе аны инде чаңгы түгәрәгенә яздырып та кайткан!

Әле ярый әниләр бар!

Әле ярый минем әти-әнием бар, дип сез менә еш уйлыйсызмы? Гел янәшәдә булгач, аларның барлыгына ничектер күнегеп тә китәсең бит ул. Ә менә югалтсаң... Аларны алыштыра алырлык яхшы күңелле кешеләр очратканчы, әти-әни кайгыртуына назыннан мәхрүм булып яшәсәң... Бәлки шуңа күрәдер Камил һәм бертуганнар Аделина белән Радмирның әти-әниләренә мөнәсәбәте гадәти генә түгел кебек. Ул бөтенләй башка! Тагын да җылырак, ягымлырак, назлырак!

Без ул көнне барыбыз бергә мәш килеп фотога төштек. Өйдә дә, урамда да... Кечкенә шаян көчекләр дә бездән калмады (ә алар өчәү), күксел матур песи дә безгә ияреп йөрде. Кыскасы, шәп булды безнең фотосессия! Күңелдә исә бәйрәм тойгысы уянып калды. Безнең тормышны бәйрәмгә әйләндергән шундый әти-әниләргә зур рәхмәт!

Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев