Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«К»лардан гына торган китап

Арча районы Кәче мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Илгизә Шиһабиеваның «Кулъязмалар куя каләмем» китапчыгы чыкты.

Бу кечкенә китапка һәр сүзе «К» хәрефеннән башланган хикәя, кроссворд, табышмаклар кергән.

 Илгизә кечкенәдән шигырьләр сөйләргә, җырларга ярата. Мәктәптә укый башлагач, бадминтон, шашка, шахмат уйнарга өйрәнгән. Шашка буенча район ярышларында күп тапкырлар призлы урыннар да яулаган.

– Илгизә, ә нигә нәкъ менә «К» хәрефенә генә башлап яздың?

– Безнең Кәче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Хәйдәр абый Зәйнуллин «К» хәрефеннән генә башланган сүзләрдән торган 30 263 сүзле «Кәрим коесы» әсәрен көз көне мәктәп укучыларына, укытучыларына тәкъдим итте. Бу бик матур китапны күргәч, минем дә аның кебек язучы буласым килде. Бу кичәне  журналистлар видеога төшерделәр һәм «К» хәрефеннән генә башланган сүзләрдән җөмлә төзеп карарга куштылыр. «Калфак кидем, килешәме?» дигән җөмлә төзеп мин дә бу видеога кереп калдым.

– Шуннан, кызыксынып киттең инде әйме?

  – Әйе.  Минем язасы килү теләгемне Хәйдәр абый хуплап алды. Ул темалар бирде. Иң беренче язган «Кычыткан» дигән хикәям  «Көмеш кыңгырау» газетасында басылып та чыкты. Бик сөендем.

– Китап чыгаруда кемнәр булышты?

   Бу китабыма булышкан Хәйдәр абый Зәйнуллинга, укытучы апаларым  Фәнүзә Закирова, Энҗе Әхмәтҗановага, иганәчелек ярдәме күрсәткән Арчадан Фидарис абый Җиһангировка, матур китапчыклар ясап биргән Эльвира апа Мортазинага олы рәхмәтемне белдерәм. 

Тексттагы барлык сүзләрне бер төрле хәрефтән башлап язу – тавтограмма дип атала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев