Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Китапханәдә – «Комлы шоу»

Тамашачылар әкиятне тыңлап кына калмыйча, комлы иллюстрациясен күрү мөмкинлегенә дә ия булдылар. Укучылар уңай эмоцияләр туплап, күз дә алмый карап утрыдылар.

Кичә Чаллының 14нче балалар китапханәсендә “Комлы шоу” дигән күңелле чара узды. Анда Чаллы шәһәренең төрле мәктәпләреннән килгән укучылар комда рәсемнәр ясап күрсәтте. Рәсемнәр гади генә түгел, ә әкияти сюжетлар иде. Алар арасында рус һәм татар халык әкиятләре тәкъдим ителде. Тамашачылар әкиятне тыңлап кына калмыйча, комлы иллюстрациясен күрү мөмкинлегенә дә ия булдылар.

“Комлы шоу”ны башкача рәссамның куллары белән сөйләгән тарихы дип тә әйтергә буладыр. Зур экранда берничә мизгел эчендә катлаулы ком картиналарының тууын күреп була. 30нчы, 42нче мәктәпләрдән һәм 2нче гимназиядән килгән укучылар җиңел генә хәрәкәтләр ярдәмендә берничә минут эчендә әкиятне экранга чыгардылар. Ә бу эшкә аларны ком анимациясе рәссамы Алинә Хәйруллина өйрәтә. Талантлы педагог укучыларны теләсә нинди темага ком белән рәсем ясау серләренә төшендерә.

Соңыннан тәкъдим ителгән әкиятләр буенча уен-викторина булды. Шул рәвешле балаларның игътибарын да тикшерделәр. Гомумән, чара бик күңелле үтте. Укучылар уңай эмоцияләр туплап, күз дә алмый карап утрыдылар. Комлы дөньяга сәяхәт өчен катнашучыларга афәрин диясе кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев