Китапханәдә яңа китаплар
Табигать турында балалар өчен бастырылган яна китаплар белән таныштырабыз.
Терек табигать: балалар очен фәнни-популяр басма (төзуче Е.В. Вологдина, Н.Н. Малофеева, И.В.Травина; русчадан тәржемә итүче Л.Н.Гыймадиева).- Казан : Татар.кит.нәшрияты., 2022.-96 б.- («Росмен балалар эциклопедиясе» сериясе).
Әлеге китап планетабызның тереклек дөньясы буйлап сәяхәткә дәшә. Китап битләре буйлап сәяхәт итеп, популяр тундралардан алып, чүлләргә hәм тропик урманнарга барып җитәрсез. Андагы тереклек ияләре, кыргый табигатьтәге hәм кеше тарафыннан кулга ияләштерелгән хайваннар, үсемлекләр дөньясы белән танышырсыз. Бу китап эчтәлеге унбер бүлеккә бүленгән. Беренче бүлектә җир йөзендә ничек тереклек барлыкка килүе аңлатыла. Калган бүлекләрдә җир йөзенең төрле урыннарында нинди хайваннар яшәве, эволюция процессы дәвамында хайваннарның үзгәрүләре яктыртыла.
Яшел китап /Искәндәр Нәбиуллин,Эльза Нәбиуллина.- Казан: «Юлбасма» нәшрияты, 2023.-48 б.
Эльза һәм Искәндәр Нәбиуллиннар башлангыч һәм урта класс балалары өчен «Яшел китап» әзерләгән. Исеме җисеменә туры килеп тора: табигать фәне турында ул. Моңарчы балаларга экология темасына татар телендә заманча фәнни-популяр китаплар юк иде. Табигать — безнең даими күршебез, аңа карата кайгыртучан мөнәсәбәтне кечкенәдән өйрәнергә кирәк! «Яшел китап» — мәктәп яшендәге балалар өчен экология турында гади һәм кирәкле белемнәрнең иллюстрацияле белешмәлеге һәм Татарстанның иң матур табигать һәйкәлләре буенча юл күрсәткече.
Әлеге китапларны Яр Чаллы шәhәре, Шамиль Усманов урамы, 48 йортта (14/01) урнашкан татар китапханәсеннән алып укый аласыз.
Шәрәфиева Ләйсән, китапханәче.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев