Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Китапханәдә – «Яңа ел чуалышы»!

Чаллының үзәк китапханәсендә балалар өчен «Яңа ел чуалышы» дигән мавыктыргыч күңел ачу программасы үтте.

Тылсымлы бәйрәм алдыннан Үзәк шәһәр китапханәсенең яшь укучылары өчен иң мавыктыргыч күңел ачу программасы – «Яңа ел чуалышы» үтте.

Балалар бәйрәмнең беренче минутларыннан ук чын маҗарага чумды! Кызыклы конкурслар, уеннар һәм искиткеч тәҗрибәләр — барысы да балаларга бәйрәм кәефен күтәрде.

«Яңа ел тозаклары» дигән әдәби квиз кышкы бәйрәмнең тылсымлы атмосферасына чумдырды. Барлык катнашучылар Убырлы Карчык һәм башка әкият геройлары белән бергә әкиятләр буенча кызыклы сәяхәт үттеләр.

Кар Кызы һәм Аю белән беренче Яңа ел открыткалары һәм уенчыклары барлыкка килү тарихы белән танышты.

Китаплар гына тылсымлы була ала дип кем әйтә? «Яңа ел сувениры» мастер-классында балалар үз куллары белән тылсымы Яна ел уенчыгы ясадылар.

Барлык кечкенә һәм зур укучылар безнең белән бергә бәйрәмнең тылсымлы дөньясында булдылар.

Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Ләйсән Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев