Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Китаплы утраудагы маҗаралар

“Язгы каникулларны ничек уздырдыгыз?”,- дип сорасалар, 8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре бертавыштан “Бик күңелле”, - дип җавап бирерләр иде.

“Язгы каникулларны ничек уздырдыгыз?”,- дип сорасалар, 8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре бертавыштан “Бик күңелле”, - дип җавап бирерләр иде. Чөнки ун көн дәвамында китапханәдә нинди генә чаралар узмады.

Ә менә иң истә калганы, 23нче балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь китап сөючеләр өчен оештырылган, «Китаплы утраудагы маҗаралар» дип исемләнгән уен программасы булды.

Китапханә ишеген ачып керү белән балалар әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына эләктеләр, анда аларны Л.Толстой әкиятеннән тылсымлы герой Пьеро каршы алды. Беренче утраучыкта әлеге персонаж  балаларны китапханәдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштыды.

Икенче утрауда аларны  рус халык әкиятләренә багышланган «Әкият каруселе» уены көтә иде. Анда балалар кызыклы викторина сорауларына җавап биреп, юлны өченче утрауга тоттылар. “Тылсымлы сандык” тукталыш үзенең бирнәләре белән көтеп торды. Балалар сандык эченнән әкият геройларына караган предметларны табып, пазллар җыйдылар.

Чара җылы һәм дустанә рухта узды. Әлеге очрашу балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең күңелен ачу өчен менә дигән мөмкинлек булды!

Елена Барсукова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X