«Китапка икенче гомер бүләк ит»
Ачык ишек

«Китапка икенче гомер бүләк ит»

Чаллының 4нче мәктәбенең 8нче Б сыйныфы укучылары «Китапка икенче гомер бүләк ит» акциясендә катнашты.

Чаллының 4нче мәктәбенең 8нче Б сыйныфы укучылары «Китапка икенче гомер бүләк ит» акциясендә катнашты. Акцияне 4нче мәктәпнең китапханәчесе Ильнура Хәсәншина үткәрде.

Чара барышында укучылар беренче китапның кайчан барлыкка килгәнен, нинди булганын белделәр, китапны куллану кагыйдәләрен кабатладылар. Үз куллары белән дәреслекләрне ремонтлап та карадылар. Моның да үз тәртибе бар. Мәсәлән, китапны төпләгәндә скотч түгел, кәгазь белән җилем куллансаң яхшырак.

Укучылар әйтүе буенча, бүген акциядә алар бик теләп катнашканнар.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев