Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Китап» радиосы Таһир Якупов исемендәге фестиваль-бәйгегә гаризалар кабул итә

Бәйгедә 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала.

 

«Китап» радиосы «Карачтау авылы көйләре» дигән Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында I республика фестиваль-бәйгесен игълан итә.

Фестиваль ике өлештән тора. Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә, бәйгедә 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Катнашучыларга Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов репертуарыннан һәм үзләре теләгән бер җырны башкарып, видеога төшереп җибәрү сорала. Барлыгы ике видео кабул ителә. Онлайн чыгышларда җиңүчеләр икенче турга сайлап алына. Икенче тур нәтиҗәләре буенча жюри 20 лауреатны һәм Гран-при иясен ачыклаячак.

«Җиңүчеләр 26 августта Таһир Якуповның әтисенең туган авылы – Теләче районы Җөри авылында гала-концертта чыгыш ясаячак. Барлык лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Җиңүчеләр профессиональ башкаручылар (республика дәрәҗәсендә вокал тәҗрибәсе булган кешеләр) һәм үзешчән башкаручыларга (республика дәрәҗәсендә вокал тәҗрибәсе булмаганнар) бүлеп карала. Соло җырчылар да, коллективлар да катнаша ала, чикләүләр юк», - диде «Татар-информ»га «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

  • Гаризалар yakupovfest@mail.ru электрон почтасына кабул ителә, гариза һәм нигезләмәне сылтамадан йөкләргә мөмкин.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев