Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Китап бүләк итү акциясенә кушыла аласыз

Чаллы китапханәләре VII Бөтенроссия “Дарите книги с любовью – 2023” акциясенә кушылып, китаплар җыячак.

Бүгенге көн китап сөючеләре китапларны кайда гына очратмый! Алар бик тә борынгы китапханәләрдә дә бихисап! Әйтик, туристлар Португалиядәге инде 1883 елда  ук ачылган Королева китапханәсе уку залын күреп шаккаталар.

Яисә үзенчәлекле иске телефон будкаларына күз төшерик. Аларның кайберләре, мәсәлән, ерак Япония дәүләтендәгеләре матур балыклар йөзеп йөрерлек аквариум итеп үзгәртелгәннәр, ә башка илләрдәге иске телефон будкаларның эченә берничә дистә киштәләр урнаштырылып, аларга китаплар тезеп куелган. Кешеләр шул киштәләрдән дә китап сайлый ала. Киштәле “урам китапханәләре” безнең ил шәһәрләрендә дә оештырылалар. Аларны китап белән халык үзе тәэмин итә... 

Безнең калада мондый китап алмашы китапханәләребез аша бара. Әйе, быел да, 14нче февраль көнне кырыктан артык дәүләттә Халыкара китап бүләк итү көне бәйрәм ителәчәк. Һәм Чаллы китапханәләре дә, барлык 
китапханәләр кебек үк, VII Бөтенроссия “Дарите книги с любовью – 2023” Бөтенроссия акциясенә кушылып, китаплар җыячак. Быелгы акция дә 7нче февральдә башланып 17нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Узган ел Чаллы үзәк китапханәсенә китап сөючеләр өч йөздән артык китап бүләк итте. 

Кадерле балалар! Сез быел да, шушы акциягә кушылып, инде укылган һәм үзегезгә кирәк булмаган китапларны китапханәләребезгә бүләк итеп тапшыра аласыз! Һәм, гомумән, без сезне маҗаралы, мавыктыргыч китаплар 
укып чыгар өчен китапханә залларына дәшәбез! Биредә сезне татар һәм рус телендәге бихисап балалар китаплары көтә! Китапханәләребезгә рәхим итегез!

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәре.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев