Мәктәп укучылары өчен киләсе каникул вакытлары билгеле
Ачык ишек

Мәктәп укучылары өчен киләсе каникул вакытлары билгеле

2022-2023 уку елында мәктәп каникулларының вакыты билгеле булды.

Чирекләр буенча укый торган мәктәпләр өчен көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкысы – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәм язгы каникул – 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр. Мәктәп администрациясе үзенең датасын билгели ала, диелә әлеге хәбәрдә.

Көзге каникул вакытына 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне туры килә. Шулай итеп, россиялеләр өч көн рәттән – 4-6 ноябрьдә ял итәчәк. Кышкы каникул Россиядә яңа ел бәйрәмнәре белән тулысынча туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк.

Бу хакта https://tatar-inform.tatar/news?page=2 хәбәр итә.

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев