Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

“Киләчәк уеннары” кабат киләчәк

Казанда гөрләп “Киләчәк уеннары” халыкара фиджитал-спорт турниры булып узды. Ул тарихта беренче тапкыр үткәрелде.

Фиджитал – инглизчәдән  “physical” һәм “digital” (“физик” һәм “цифрлы”) сүзләрен кыскартып ясалган.

Турнирда катнашу өчен Казанга 107 илдән 2 мең спортчы килгән. Мин күп кенә спорт төрләре белән кызыксынганга, ял көннәрендә әни белән “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә барып, үз күзләрем белән күреп кайтырга булдым. Үземне биредә баскетбол, футбол, гольф, флорбол һәм компьютер уеннарында сынап карадым. Танышларны да очраттык. Күңелле һәм файдалы вакыт уздырдык.

Меңъеллык борынгы һәм заманча Казаныбыз бар дөньяга танылды, шөһрәткә һәм данга күмелде. 

Искәндәров Ислам, Казан шәһәре Идел буе районының 186нчы күп профильле лицееның 4А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев