Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе Бауман урамында булачак

27 июльдә 18:00 сәгатьтә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе Бауман урамында «Ногай» кунакханәсе янында булачак.

Татар халык бию дәресен «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең артистлары Данил Исхаков белән Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре буенча педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева үткәрәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Дәрес җанлы музыка астында узачак: Айдар Әбдрәхимов гитарада, ә халыкара конкурслар лауреаты Рәзил Камалов баянда уйнаячак.
Чараны Казан мэриясе оештыра. Әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел дүртенче дәресе. 
«Сезне барыгызны да бергәләшеп татар халык биюе нигезләрен өйрәнергә чакырабыз. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!» - дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xarakatta-barakat-proektynyn-cirattagy-biyu-darese-bauman-uramynda-bulacak-5857804

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев