Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

КФУның IT-лицее командасы Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасында җиңде

КФУ IT-лицееның «Ромашки» командасы XIV Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында җиңүче булды.

 

Олимпиадада катнашу өчен Әлмәткә 32 команда составында Россия, Казахстан, Беларусь, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән 300гә якын укучы һәм аларның остазлары җыелды.

КФУ IT-лицееның «Ромашки» командасы XIV Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында җиңүче булды. Турнир Татарстанның Әлмәт районында 27 июльдән 7 августка кадәр «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында узды.

«Ромашки» командасы россиякүләм зачетта да, халыкара зачетта да җиңү яулады. Команда составындагы ике укучы шәхси зачетта җиңүче, 3 укучы призер булды. 

Әлмәттә узган XIV Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы 11 ярышны, 4 конкурсны һәм фәнни-гамәли конференцияне үз эченә алган.

Гомумкоманда зачеты җиңүче Казан командасы киләсе олимпиадада Пермь краенда Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак.

КФУның IT-лицее командасы составында Софья Баландина, Анна ГавриловаАнастасия Глинская, Вероника Домнина, Елизавета КуликоваЛилиана Рахматуллина, Ляйсан Садритдинова һәм капитан Элина Латфуллина бар.

«Ромашки» командасы капитаны, 11нче сыйныф укучысы Элина Латфуллина олимпиадада югары конкуренцияне билгеләп үтте: биредә бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән командалар көч сынаша.

2025 елда Яшь геологларның XV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы Пермь краенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев