Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

КФУ 100 балл җыйган абитуриентларга 100 мең сум түләячәк

Бер фәннән БДИны йөз баллга тапшырган абитуриентларга, КФУга укырга кергән очракта, 100 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

 

Әгәр дә укучы ике фәннән 200 балл җыйган булса – 200 мең сум, ә 300 балл җыючылар өчен 300 мең сум акча түләү каралган.

Әлеге укучылар Универсиада авылындагы тулай торакта урын белән дә тәэмин ителәчәк. Бу чаралар барысы да КФУ уку йортына абитуриентларны җәлеп итү өчен булдырылган.

КФУ ректоры Ленар Сафин белдергәнчә, быел бу уку йортына керергә теләүчәлер арасында 100 баллы – 323, ә 200 баллы 18 абитуриент бар. Ә бер абитуриент хәтта өч фәннән 300 балл җыйган.

Моңа кадәр КФУда укучы бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре 100 мең, ә БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш укучылары 80 мең сум күләмендә түләү алалар иде. Чара 2018 елдан бирле гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев