Кемгә нинди төс ошый? Ватсаптан скриншот
Ак белән сарыга лайк.
Фирүзә:
Сәламнар! Укып кайттыгызмы инде? Сезгә шундый соравым бар иде: сезнең иң яраткан төсегез нинди ул? Һәм ник менә нәкъ шунсы?
Язилә:
Минем иң яраткан төсләр ул кара белән ак. Белмим инде нигә шулайдыр.
Бөтен киемнәрем ак һәм кара төстә.
Адилә:
Минеке – яшел. Чөнки яшел төс дигәч табигать, яшеллек күз алдына килә.
Алинә:
Минем яраткан төсем – ак. Бу төс миңа чисталыкны аңлаткан кебек.
Рәйсә:
Ә мин яшел һәм зәңгәр төсләрне үз итәм
Нәфисә:
Минем яраткан төсләрем бик күп, бөтенесе диярлек. Ләкин иң яратканнары ул ак һәм ал төсләр. Ак төсе аңлашыла инде: ул сафлык, чисталык, яхшылык төсе. Ә ал төсе һәрвакыт җәйне күз алдыма китерә. Шундый җете, матур төс!
Нәркизә:
Ә миңа зәңгәр һәм кара ошый.
Мәликә:
Сары һәм ал төсне мяратам
Ильяс:
Ә миңа зәңгәр һәм соры ошый.
Айзилә:
Ак белән сарыга лайк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев