Кем кайда йөри?
Россиядә балалар күбрәк кайсы түгәрәкләргә өстенлек бирә? Әйдәгез, саннарга күз салыйк. Беренче урында бию түгәрәге икән, ә аннан...
Россиядә балалар күбрәк кайсы түгәрәкләргә өстенлек бирә икән? Әйдәгез, саннарга күз салыйк. Башлангыч сыйныфларда укучы балаларның күбесе биюгә йөри. Бу барлык укучыларның 20 процентын тәшкил итә. Ә менә 19 проценты көрәшкә, ә 18 проценты йөзүгә йөри икән. Рәсемгә йөрүчеләр – 14 процент. Музыка белән 11 процент укучы шөгыльләнә. 10 проценты чит телләр түгәрәгенә йөри.
Зуррак сыйныфларда исә чит телләр түгәрәге лидер булып тора. Аны 13 процент өлкән сыйныф укучылары сайлаган. Бию һәм рәсемгә 12 процент укучы йөри. 9 проценты йөзү һәм музыка белән шөгыльләнә. Футбол, волейбол, программалаштыруга йөрүчеләр саны – 7шәр процентка туры килә. 5 процент өлкән сыйныф укучысы математика түгәрәген сайлаган.
Ә син нинди түгәрәккә йөрисең?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев