Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәбез

Без «Яшелчә уңышын бүгеннән кайгыртыйк!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнаштык.

    Укытучыбыз Сабирҗанова Хәлимә Фагалевна яшелчәләрнең безнең тормышта әһәмияте турында сөйләде, алар составында углеводлар, тозлар, витаминнар барлыгын аңлатты. Яшелчәчелек Россиядә кайчан барлыкка килгәнен дә әйтте. Китапханәче Халидә апа яшелчәләрдән мул уңыш алу серләре: орлыкларны дөрес сайлау һәм чәчү өчен әзерләү буенча бик күп киңәшләр бирде. Укытучыбыз Фәния Рауисовна помидор орлыкларын чәчү буенча осталык дәресе уздырды, туфракны дөрес әзерләү, чәчү тирәнлеген сайлау буенча киңәшләр бирде, ә без ничек итеп әти-әниләргә яшелчә үстерергә булышуыбыз турында сөйләдек. 

       Гәптелхәева Алинә, Арча районы Ак-Чишмә башлангыч гомумбелем мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев