Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кечкенә дә төш кенә

Рубина Әдиятуллина Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның горурлыгы.

Рубинаны мин сабый чагыннан ук күзәтеп барам. Кем әйтмешли, туу белән теле ачылды аның. Әле ике яше тулганчы ук, чип-чиста һәм тәмле итеп туган телебездә сөйләшә иде инде ул. Орчык хәтле генә баланың бик матур шигырь сөйләве, җырлавы, биюе күңелгә кереп калган. «Әртист булыр бу бала», — дип юрап та куйганбыздыр әле.

Дистә ел узып та киткән… Рубина Әдиятуллина Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның 3нче сыйныфын тәмамлады. «5»ле билгеләренә генә укый. Гимназиянең горурлыгы.

Җитмеш төрле һөнәр дә аз

Юк, без көткән сәхнә йолдызы түгел ул. Рубина — яшь спортчы. Дөресрәге, 1нче сыйныфтан өстәл теннисы белән мавыга башлый. Актанышның спорт мәктәбенә тренировкаларга йөри. «Ел әйләнәсе теннистан кайтып керми ул безнең», — ди әнисе. Вәт сәяхәт итеп тора кызчык. Нинди генә ярышларда катнашмый. Татарстанның Саба, Сарман районнарында, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Башкортостанның Яркәй, Бакалы, Дүртөйле районнарында төбәкара һәм республикакүләм бәйгеләрдә көч сынашып кайтты. Быел Ижауда өстәл теннисы буенча бөтенроссия ярышында финалга чыкты. Тренеры Солтанов Булат Флүн улына бик рәхмәтле Рубина.

Уку алдынгысы һәм шәп теннисчы гына түгел кызчык, фән олимпиадалары призеры да, хоккейчы да, тимераякчы да, нәфис сүз остасы да, хәтта балыкчы да! Кыскасы, Рубинага җитмеш төрле һөнәр дә аз. Иң мөһиме: әбекәй-бабакайларының балдан татлы оныгы, әти-әнисенең яраткан кызы, апасының иң кадерле сеңлесе ул.

Оясында ни күрсә…

Бала — гаиләнең көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр. Рубинаның әти-әнисе Айгөл һәм Илназ Әдиятуллиннар — булдыклы эшмәкәрләр. Девизлары: татулыкта — матурлык! Хәрәкәттә — бәрәкәт! Сәяхәт итәргә, табигатькә чыгарга яраталар. «Ак Барс» хоккей клубының тугрылыклы җанатарлары. Спорт чараларында, концертларда, өмәләрдә катнашмый калмыйлар. Әбекәй-бабакайлар белән дә һәрвакыт уралышып-гөрләшеп яшиләр.

Рубинага — «Кояшым», ә апасы Эделинага «Алтыным» дип дәшә әнисе. Әллә шуңа гел балкып йөри бу кызлар.

Апасы 8нче сыйныфны «яхшы» билгеләренә генә төгәлләде. Ул россиякүләм фән олимпиадаларында, «Алдынгылар хәрәкәте» форумнарында катнаша. Волейбол уйнарга, биергә ярата. Эделина химия белән тирәнтен шөгыльләнә. Табибә булырга тели.

Рубинаның исә судья буласы килә. «Район судына экскурсиягә барып, судья абый-апаларны, андагы эшчәнлекне күреп кайтасы иде. Әтием алып барырга сүз бирде», — ди ул.

Менә шундый уңган-булган гаиләдә үсә Актаныш кызы Рубина. Аның исеме яһүд теленнән «кызыл таш» дигәнне аңлата. Ул — көч, энергия, ныклык символы. Чыннан да, Рубинаның исемендә — җисеме. Ут кебек янып тора тиктормас кызчык. Кечкенә дә төш кенә. Афәрин!

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев