Казанның Яшь тамашачы театрында «Театр у школьной доски» иҗат лабораториясе узачак
Лаборатория эшчәнлегенең максаты – мәктәп программасы әсәрләре буенча спектакльләр кую.
3-9 июльдә Казанның Яшь тамашачы театрында «Театр у школьной доски» режиссерлык лабораториясе узачак. Лаборатория эшчәнлегенең максаты – мәктәп программасы әсәрләре буенча спектакльләр кую. Әлеге спекаткльләр теләсә кайсы мәйданчыкта – мәктәптә, мәдәният йортларында һәм башка сәхнә булмаган җирдә күрсәтерлек булачак.
Лабораториядә өч режиссер катнаша.
Владимир Данай Чеховның «Мезонинлы йорт» спектакле эскизын, Юрий Печенежский Пушкинның «Барышня - крестьянка» спектакле эскизын, ә Дмитрий Хохлов Бунинның «Темные аллеи» спектакле эскизын әзерли.
Эскизлар театрның төрле урыннарында күрсәтеләчәк. Спектакль күрсәтү 9нчы июльдә була, аларны карау алдан теркәлү буенча бушлай булачак. Теркәлү сайтта һәм театрның социаль челтәрләрендә ачылачак.
«Театр у школьной доски» проектын театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский уйлап тапкан. Лабораториянең кураторы – Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Радион Букаев, ул 2015 елда Казанда «Театр у школьной доски» лабораториясендә катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев