Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанның яшь башкаручылары Республика һәм Шәһәр көнендә чыгыш ясый ала

Конкурска гаризалар 20 нче августка кадәр өч номинация буенча кабул ителә

 

Казанлылар беренче шәһәр яшь башкаручылар конкурсында катнаша ала. 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләрдән гаризалар 20 нче августка кадәр өч юнәлеш буенча кабул ителә: академик вокал, эстрада-джаз вокалы һәм халык вокалы. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе сайты хәбәр итә.

Конкурс ике этапта узачак. Беренче этапта катнашучыларга теләсә нинди композицияне башкаручы видео-визитка яздырырга һәм сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. Материалларны priemnaya.fil@mail.ru электрон почтасы аша җибәрү сорала. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча нигезләмәдә бар.

Икенче тур 22 нче августта «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Конкурсантларны Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләячәк. Катнашучыларга сайланган номинация буенча композицияне шәхсән башкарырга туры киләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.

Конкурс лауреатлары һәм Гран-при иясе 30 нчы августта Республика һәм Казан көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге һәм киләчәктә Казан Мэриясе оештырган зур шәһәр фестивальләрендә катнаша алачакhttps://kzn.ru/meriya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев