Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә балалар арасында Коръән бәйгесе үткәрелә

28нче октябрьдә Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчетендә 5-15 яшьлек малайлар арасында мәхәллә күләмендә Коръән уку бәйгесе узачак.

 

28нче октябрьдә Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчетендә 5-15 яшьлек малайлар арасында мәхәллә күләмендә Коръән уку бәйгесе узачак. Ул мәчет мәхәлләсе, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырыла.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурс ике номинациядә үткәреләчәк: Коръәннең соңгы 10 сүрәсен яттан уку; Коръәннең 30 нчы җүзен яттан уку.

Коръән бәйгесендә Залесный бистәсе, «Залесный Сити», «Салават күпере» торак комплексында яшәүче балалар катнаша ала. Укучыларга мәртәбәле жюри – КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов, Коръән хафиз Әхмәд хәзрәт Ибраһимов бәя бирәчәк.

Чара «Әхмәдзәки» мәчетендә иртәнге сәг. 9.00 дә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев