Казанның җәмәгать киңлекләрендә бию буенча мастер-класслар сезоны башлана
Ачык ишек

Казанның җәмәгать киңлекләрендә бию буенча мастер-класслар сезоны башлана

Дәресләр 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Казанда традицион «Бию мәйданчыгы» проекты кысаларында хореография буенча мастер-класслар башлана. Дәресләр төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсе төрле булган казанлылар өчен оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Киләсе очрашу «Крылья Советов» паркында 5 һәм 19 июньгә планлаштырылган. 1 июньдә шәһәр халкын Балыкчы бакчасында көтәләр. Биредә тренер җитәкчелегендә заманча бию хәрәкәтләренә өйрәнергә мөмкин булачак. Шул ук җәмәгать киңлегендә чираттагы мастер-класслар 15 һәм 29 июньгә билгеләнгән. Дәресләр 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143492/ 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев