Казанның «Әкият» балалар үзәгендә «Китаплы кәеф» дигән күңел ачу чарасы үтәчәк
8нче октябрь көнне 16.00 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгенең зур концертлар залында «Китаплы кәеф» дигән күңел ачу чарасы оештырыла.
Чарада махсус кунак – язучы һәм журналист, шагыйрь, «Смешарики» проектының авторы һәм «Фиксики» мультсериалының сценаристы Игорь Шевчукның катнашуы көтелә.
«Китаплы кәеф» кичәсе өчен Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе кызыклы программа әзерләгән:
• «Китаплы җәй 2022» марафоны җиңүчеләрен бүләкләү;
• бард һәм композитор Григорий Гладковның видеокотлавы;
• Владимир Гольцман и Таһир Мухаметов җырларын башкару;
• «Наша классная библиотека» социаль проектын эшләтеп җибәрү;
• китап күргәзмәләре.
Чарада катнашу өчен https://bileton.ru/events/knizhnoe-nastroenie-75649#places сайтыннан бушлай билет алырга кирәк
Адрес: Казан шәһәре, Петербург урамы, 57 (1 этаж).
Белешмәләр өчен +7(843)521-18-40
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев