Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанның «Ак Бүре» хоккей командасы беренче тапкыр «Алтын алка» бөтенроссия турнирының көмеш призеры булды

7нче июнь көнне Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин Ратушада яшь уенчыларны бүләкләде, рәхмәт хатлары тапшырды.

«Алтын алка» – яшүсмерләр командалары арасында уздырыла торган бөтенсоюз һәм бөтенроссия хоккей турниры, ул 1964 елдан бирле үткәрелә. Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубы рәисе – танылган тренер Анатолий Тарасов. 

Бу хоккей турниры 50 елдан артык үткәрелә һәм ел саен бозда бөтен илдән иң яхшы яшь спортчыларны җыя. «Алтын алка» күп кенә хоккейчыларга тормышка юллама бирде, турнир уеннарында кайчандыр Владислав Третьяк, Александр Мальцев, Владимир Мышкин, Владимир Крутов һәм Вячеслав Фетисов та катнашкан.

Турнир призерларының берсе команда капитаныИлья Филиппов. Ул 4 яшеннән спорт белән шөгыльләнә. «Балачактан мин көчлерәк командаларга эләгергә омтылам. Хәзер Казандагы 12 нче мәктәптә укыйм. Буш вакытта инглиз телен өйрәнергә яратам. Зур хоккейга эләгә алырмын дип хыялланам», – диде ул.

Казанның 171нче мәктәп укучысы Данила Никитцов хоккей белән 5 яшьтән шөгыльләнә.  «Яшьләр хоккей лигасында һәм Югары хоккей лигасында хоккейчы буларак уйнауны дәвам итәсем килә, Континенталь хоккей лигасына эләгү һәм уйнау өчен тырышырга кирәк. Буш вакытымны спортка багышларга тырышам – футбол һәм баскетболны да яратам. Континенталь хоккей лигасында уйнарга, аннары тренер булырга телим», – дип сөйләде ул.

Мирас Фәхретдинов дүрт яшьтән хоккей белән шөгыльләнә. «Мин Казанның 149 нчы татар-төрек лицеенда укыйм. Мәктәпне тәмамларга, яхшы белем алырга һәм барлык башлангычларымда да профессионал булырга телим. Футбол уйнарга, ә кышын чаңгыда йөгерергә һәм тимераякта шуарга яратам», – дип уртаклашты ул. Моннан тыш, яшь хоккейчы буш вакытын актив үткәрергә – саф һавада дуслар белән йөрергә, табигатькә чыгарга һәм гаилә белән сәяхәт итәргә ярата.

Казанның173 нче мәктәп укучысы Хәйдәр Фәттахов 10 елдан артык спорт белән шөгыльләнә, ул киләчәктә төп максатка ирешү – илкүләм хоккей лигасында уйнау өчен күп шөгыльләнергә җыенуын билгеләп үтте.

Казанның 146 нчы  лицей укучысы Савелий Храмов та үзенә шундый ук максатлар куйган. «Мин 5 яшьтән хоккей белән шөгыльләнәм. Киләчәктә моңарчы беркем дә ясамаган ниндидер яңалык кертәсем килә. Үсеп җиткәч, яхшы, дәрәҗәле кеше булырга телим», – дип сөйләде яшь спортчы.

«Ак Бүре» хоккей командасы 2017 елда оештырылган. Яшь спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашканнар, Казан һәм Татарстан беренчелекләрендә күп тапкырлар призлы урыннар яулаганнар.

«Алтын алка»ның 2 меңнән артык бала катнашкан шәһәр этабында команда беренче урынны яулаган һәм турнирның республика этабына чыкты. Республика ярышлары финалында Казан хоккейчылары янә җиңү яулады һәм турнирның киләсе этабында катнашу өчен юллама алды, анда Алтай крае, Түбән Новгород, Владимир, Самара өлкәләре һәм илнең башка төбәкләреннән 8 команда белән көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, «Ак бүре» командасы 6 уенны җиңелүләрсез уйнап, беренче урынны яулады һәм ярышларның финал өлешенә узды.

2007-2008 елда туган егетләр командалары арасында «Алтын алка»ның йомгаклау этабы Пермьдә май аенда узды. Казан хоккейчылары Владимир, Волгоград һәм Амур өлкәләреннән килгән иң көчле командалар белән очрашты. Җиңел булмаган көрәштә команда икенче урынны алды һәм көмеш призер булды.

Казан шәһәре KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев