Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанлыларны яңартылган форматтагы «Үлемсез полк»та катнашырга чакыралар

Быел акция яңа форматта узачак.

 

Быел Казанда «Үлемсез полк» акциясе яңартылган форматта узачак. Теләгән һәркем геройның портретын киемдә, значокта, машинада яки акция сайтында урнаштыра ала. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Элеккеге еллардагы кебек үк, казанлыларны «Үлемсез полк» акциясендә катнашырга чакырабыз. Акция илебездә яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә бөтен халык һәм бик тә мөһим акциягә әверелде. Быел ул яңа форматта узачак. Акциядә катнашучылар урам буйлап узмаса да, теләгән һәркем үз героеның портретын киемендә, значокта яки автомобильдә беркетә, шулай ук «Үлемсез полк» оешмасы сайтында мәгълүмат урнаштыра алачак», - дип ачыклык кертте Абзалов.

Ул элеккерәк елларда узган «Россия флаглары» «Җиңү тәрәзәләре», «Ветераннар йорты янындагы парад» акцияләренең казанлылар арасында зур популярлык казануын искәртте.

«Бу чараларның барысы да дәвам итәчәк. 8 майда тарихи техникада урамнар буйлап узу бәйрәмнең иң югары ноктасы булачак. Хәрбиләр, Казанның Танк училищесыннан кузгалып китеп, җырлар яңгыратып Казан районнары территориясе буйлап үтәчәк», - дип сүзен төгәлләде Азат Абзалов.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев