Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанга сәфәр: «Тамчы-шоу», «Белем» радиосы һәм башкалар!

Без бу атнада сыйныфыбыздан 6 кеше Казанга «Шаян ТВ» телеканалына бардык.

«Тамчы-шоу»да катнашу өчен махсус. Башта безнең өчен телевидение бинасында экскурсия үткәрделәр. Монтажлау, персонажларга тавыш бирү бүлмәләрендә булдык. Аннары бәйге үзе башланды. Каушадык, билгеле, ләкин барыбер тырыштык. Ничек уйнавыбызны телевизордан карарсыз.

Аннары «Белем» радиосына кердек. Анда безнең кебек үк балалар да эшли икән. Димәк, безгә дә катнашырга була. Радиода эшләп карау мине күптән җәлеп итә инде ул. Бик кызык!

Казан да бик ошады безгә! Шулай да Чаллыбызга сагынып кайттык.

Зөфәр Мөхәмәтдинов, Чаллы шәһәре, 84 лицей-интернат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев